16+

Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Татарстанның Минзәлә районында 18 апрельдә М-7 «Волга» автоюлының 1084 чакрымында коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан.

Татарстанның Минзәлә районында 18 апрельдә М-7 «Волга» автоюлының 1084 чакрымында коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан.

Лада автомобиле йөртүчесе тизлеген арттырган, идарәне югалтып каршы якка килеп чыккан. Биредә  «Газель» белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә Лада машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиры каза урынында ук үлгән.

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең телеграмм-каналы

2023 елның 3 аенда Казанда 291 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда җиде кеше һәлак булган һәм тагын 353 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәт алган. Бу хакта Казанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading