16+

Татарстанда подъезд түбәсендә 14 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган

Хушлашу хаты табылмаган.

Хушлашу хаты табылмаган.

18 сентябрь көнне 17 сәгатьтә 14 яшьлек кыз Чаллының 20нче комплексындагы күп катлы йортның 26нчы катыннан егылып төшеп һәлак булган.  Ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче, җан биргән. 

Полиция һәм медикларны шаһит ир-ат чакырган. Әлеге фаҗига вакытында ул өендә булган һәм сәер тавыш ишеткән. Тәрәзәдән караса, беренче катның чыгып торган өлешендә бер кеше гәүдәсен күреп ала. 

Һәлак булган кызга нибары 14 яшь була, ул башка комплекста яшәгән. Әлегә йортка ничек килеп эләгүе һәм фаҗиганең сәбәпләре билгесез. Тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading