16+

Татарстанда салкыннар аркасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатып торылды

Мондый карарның сәбәбе-һава шартлары.

Мондый карарның сәбәбе-һава шартлары.

9 декабрь, шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый карарның сәбәбе - һава шартлары, чөнки төп авыл хуҗалыгы продукциясен, мәсәлән, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары туңарга мөмкин.

"Киләсе ярминкәләрдә көтеп калабыз", - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading