16+

Татарстанда сифилис һәм ВИЧ белән авыручылар саны арткан

2023 елның гыйнвар — август айларында Татарстанда сифилис һәм ВИЧ белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан.

2023 елның гыйнвар — август айларында Татарстанда сифилис һәм ВИЧ белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан.

Бу республикада гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматларыннан күренә.

2023 елның 8 аенда төбәктә 389 сифилис очрагы расланган, узган елның шул ук чорына караганда, 36,5% ка күбрәк. Татарстанда яшәүче 587 кешенең ВИЧ йөртүе ачыкланган, аларның саны 2022 елның гыйнвар-августы белән чагыштырганда 4,1% ка арткан.

Татарстанда сифилис белән авыру коэффициенты 8 айда 100 мең кешегә 14,6 очрак тәшкил иткән. Ул 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36,4% ка үскән.

2023 елның гыйнвар—август айларында 100 мең татарстанлыга 22 ВИЧ йоктыру очрагы туры килгән. Авыру коэффициенты 3,8% ка арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading