16+

Татарстанда су коену өчен 53 пляж ачылган

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, бары тик рәсми рәвештә ачылган пляжларда гына су керергә рөхсәт ителә. Үз тормышыңны куркыныч астына куймавың хәерле, дип искәртә белгечләр.

6 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 56 пляж декларацияләнгән. Хәзерге вакытта 53 пляж, шул исәптән 41 муниципаль пляж, шифаханәләр территориясендә – 2, ял базалары территориясендә – 6, студентлар лагеры территориясендә – 1, балалар сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә 3 пляж эшли. 2 муниципаль пляж рәсми рәвештә ачылганчы контрольдә кала.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading