16+

Татарстанда су өстендәге музей ачылачак

Ике елдан беренче кунакларны да көтеп калырбыз, дип бүлешкән Андрей Силикин.

Ике елдан беренче кунакларны да көтеп калырбыз, дип бүлешкән Андрей Силикин.

Зөя утравында су өстендә музей ачылачак. Музей директоры Артем Силикин сүзләренчә, суднолар йөрешенә, елгалар чисталыгына багышланган материалларны 70нче елларда төзелгән дебаркадрда карап булачак. Май аенда аны Казаннан алып килгәннәр. Музей эшчеләре дебаркадрга төзеклекләр кертеп, “Том Сойер фест” волонтерлары белән реставрация эшләрен планлаштыралар икән. Ике елдан беренче кунакларны да көтеп калырбыз, дип бүлешкән Андрей Силикин.

Ә халыкны су өстендәге музей белән кызыксындырыр өчен 12 июнь, шимбә көнне сәгать 13:00 дә концерт үткәреләчәк. Кунакларны Миләүшә Таминдаровна җитәкчелегендә Татарстан дәүләт камера хоры каршы алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading