Бу көннәрдә бераз суытып җибәрде. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә җылылар вәгъдә итми.
Бүген, 9 августта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 9-16, көндез исә 20-22 градуска кадәр җылыначак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле салкын җил булуы хакында да кисәтә.
Киләсе атнада да әле җылылар көтелми. Көндезге сәгатьләрдә һава 22 градуска кадәр, ә төнлә исә 12-14 градуска кадәр җылыначак. Җомгадан алып якшәмбегә кадәр яңгырлар явуы да көтелә. Шимбә көнне яшенле яңгыр явуы ихтимал, диелә синоптиклар фаразларында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар