Татарстанда бер атна эчендә яңадан кишер кыйммәтләнде.
Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы сайтында хәбәр ителә. Мәгълүмат ведомствода 5 июльдән 12 июльгә кадәрге чорга китерелгән. Әйтик, кишер 85,44 сумнан 88,9 сумга кадәр кыйммәтләнгән, бу 4,05% тәшкил итә. Азык-төлек бәясе арту буенча бу продукт икенче урында тора.
Беренче урында - 9,3% ка кыйммәтләнгән кәбестә - 37,46 сумнан 40,95 сумга кадәр үскән. Шулай ук алма бәяләре 97,54 тән 98,96 сумга кадәр арткан - 1,5% һәм печеньеның бер килосы 147,16 дан 148,97 сумга кадәр үскән - 1,23%. Шул ук вакытта кайбер башка продуктлар бер атна эчендә арзанайган. Алар арасында кара чәй. сыер һәм сарык ите, казылык, югары сортлы бодай оныннан ясалган макарон эшләнмәләре, 2,5-3,2 процентлы сөт, балалар туклануы өчен коры сөт катнашмасы, тавык йомыркасы, он, вермишель, дөге, бәрәңге һәм суган бар.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар