Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
Көндез һәм кич кайбер районнарда яшен булачак. Җил тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көндез +28, ә төнлә +8-13 градус җылы булачак.
Аннан соңгы ике көндә республика циклонның төньяк-көнчыгыш читендә, атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында булачак. Шуның аркасында кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм көчле җил булырга мөмкин. Төнлә +11…+16, көндез +22…+27 градус булачак.
Якынча фразалар буенча, тотрыксыз һава торышы 11 һәм 12 июньдә сакланачак, көндез 25 градус җылы булачак.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар