Татарстанда җылы көннәр көтелә! Кайчан?
Киләсе атна башында Татарстан Атлантик циклонның төньяк киңлекләре буйлап күченүче җылы секторына эләгәчәк, шуның нәтиҗәсендә термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Киләсе атна башында Татарстан Атлантик циклонның төньяк киңлекләре буйлап күченүче җылы секторына эләгәчәк, шуның нәтиҗәсендә термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.
Алда торган ял көннәрендә төбәктә салкынча һава торышы сакланачак. Шимбә көнне республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, урыны белән туфракка -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез Татарстан югары атмосфера басымы зонасында булачак, шунлыктан явым-төшем ихтималы аз, һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе көнне төнлә явым-төшем көтелми, температура +2..+7 тәшкил итәчәк, урыны белән туфракка -1 градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр явачак, температура +17 градуска кадәр күтәрелә.
13-14 сентябрьдә бераз яңгыр явуы көтелә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +16..+21 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар