Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бүген, 3 июньдә, Чаллы шәһәренә барачак.
Ул «КАМАЗ» ГАҖ үсеше турында киңәшмә уздырачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Шулай ук Россия Хөкүмәте башлыгы Чаллы автогиганты предприятиеләрендә һәм компаниянең фәнни-техник үзәгендә булачак.
Моннан тыш, Премьер Ульяновскига барачак. Анда Мишустин Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русский белән очрашачак, авиация предприятиеләрен һәм хастаханәләрне караячак.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар