10 март көнне Татарстанда 26 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә республикада урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән 16-21 градус, аязганда хәтта 26 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы минус 6-11 градус булыр дип фаразлана. Юлларда - бозлавык, игътибарлы булыгыз.
Салкын һава торышы атна ахырына кадәр булачак. 11 мартта – 26, 12 мартта 28 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.
0
Комментарийлар