Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында буран булырга мөмкин.
Көндез явым-төшем күзәтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Төнлә һава температурасы -7дән алып -2 градуска кадәр була, көндез термометр баганалары +4, 0 градус тирәсендә торачак.
Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Комментарийлар