16+

Татарстанга хаҗдан кайтып баручы ханымга Истанбулда операция ясаганнар

Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итә башлаган һәм аны Истанбул хастаханәсендә калдырганнар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итә башлаган һәм аны Истанбул хастаханәсендә калдырганнар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Рейс вакытында аңа «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторының хаҗиларын озата баручы табиблар ярдәм итте, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары очкыч Истанбул аэропортына төшү белән үк, хаҗиларның төркем җитәкчесе Марат хәзрәт самолетка ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны һәм пациентканы җирле клиникага озатуны оештырды.

Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләде һәм хәлиткеч булды дип атады. Алар билгеләп үткәнчә, Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә таянып һәм анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш дөрес карар кабул иткән. Хаҗия клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар үткәргәннәр.

Авыр хәлдә китерелгән пациентканы Төркия табиблары тиз арада тикшергәннән соң, ашыгыч рәвештә операция ясау кирәк икәнлеген әйттеләр.

Реклама

Татарстан хаҗиларының, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнарының, барлык битараф булмаган кешеләрнең актив тырышлыгы һәм «ДУМ РТ Хаҗ» операторы ярдәме белән кыска вакыт эчендә Гөлшат ханымга операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыелды.

Ул, операциядән соң, озата баручы улы белән Истанбул клиникасында дәваланырга тагын бер атнага калачак әле. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading