16+

Татарстанлылар РФ Дәүләт Думасына сайлауларда праймеризга актив тавыш бирәләр

Татарстанда алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, барысы да турыдан-туры тавыш бирү өчен әзерләнгән.

Татарстанда алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, барысы да турыдан-туры тавыш бирү өчен әзерләнгән.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" праймеризында 88 меңгә якын сайлаучы катнашты. РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү Россиядә 24 майдан 30 майга кадәр уза. Татарстанда тавыш бирү өчен 500 дән артык участок 30 майда ачылачак. Үз участогының адресын pg.er.ru сайтында яки ситуацион үзәктә белергә мөмкин. Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылачак, дип билгелиләр ТРО ВПП "Бердәм Россиия" мәгълүмат үзәгендә. Республикада праймеризда катнашуга 96 кандидат теркәлгән. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек - 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы партиядә тормый.

Реклама

Кандидатлар арасында - волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр. "Рейтинг буенча тавыш бирү. Сайлаучы кандидатларның теләсә кайсы саны өчен тавыш бирә ала. Алынган тавышларның санына карап, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булып чыгу өчен съездга партиянең төбәк бүлегеннән тәкъдим ителәчәк ахыргы исемлек төзеләчәк ", - дип аңлатты Юрий Камалтынов. Сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлекләре, шулай ук төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге кампанияләр 19 июньдә партия съездында расланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading