16+

Татарстанлыларның гомерен өзгән 3 сәбәпне атадылар

Татарстан үлем-китемнәр дәрәҗәсен киметү юнәлешендә җитди эш башкарыла.

Татарстан үлем-китемнәр дәрәҗәсен киметү юнәлешендә җитди эш башкарыла.

Идел буе федераль округы буенча  карасак, республикада үлүчеләр саны иң түбән дәрәҗәдә, Россия буенча без 19нчы урында торабыз.  

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин татарстанлыларның гомерен өзгән өч сәбәпне атады. Беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары, аннары онкология. Өченче урында медицина белән бәйле булмаган тышкы сәбәпләр (алкоголизм, юл һәлакәтләре һ.б.) 

Гомумән алганда, гомер озынлыгы буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, Россия буенча 11нче урында. 2023 елда бу күрсәткеч 75,25 яшь булырга тиеш дигән максат куелган.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading