16+

Татарстаннан күп балалы әти ярдәм сорый

«Аталар берлеге»нең Чаллы бүлекчәсе элеккеге рәисе, ә хәзер «Аталар берлеге» бөтенроссия оешмасы Президиумы әгъзасы Юрий Соленов үзенең социаль челтәрләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать бастырган.

«Аталар берлеге»нең Чаллы бүлекчәсе элеккеге рәисе, ә хәзер «Аталар берлеге» бөтенроссия оешмасы Президиумы әгъзасы Юрий Соленов үзенең социаль челтәрләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать бастырган.

Ул хатыны Еленаның бер атна элек Таиландта хастаханәгә эләккәнен хәбәр итә. Диагноз-баш миенә кан саву. Аны көчле, түзә алмаслык баш авыртулары җәфалый, алар бер атнадан артык туктамый.

"Хәзер иң куркынычы артта калды, - дип язган Юрий Соленов. - Без сихәтләнү юлына бастык. Ләкин аның хәле әле дә авыр. Аны гипертония җәфалый (артериаль кан басымы 250, 180гә кадәр күтәрелә). Без бер госпитальнең неврология бүлегендә яттык. Ләкин соңрак гипертония йөрәккә бәрде. Һәм без аны башка хастаханәгә күчерергә мәҗбүр булдык, биредә кардиологлар бар, һәм без барлык катлаулануларны бетерү өчен җентекләбрәк һәм тулырак тикшерүләр үткәрә алабыз. Иң күңелсезе бездә страховка юк иде. Һәм барлык чыгымнарны үзеңә капларга туры килә, бу бик авыр, чөнки Тайландта медицина хезмәтләре бәясе бер төн өчен 80к бат (250 мең сум) тора. 

Шуңа күрә гаиләбезгә ярдәм итүегезне, догада торуыгызны сорыйм.

Ярдәм итү өчен реквизитларны Юрий Соленовның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә карарга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading