16+

Татарстанның бер район бассейнында сигез бала агуланган

19 марта 2021, 09:56
1429
0
0
Уку өчен 2 минут

Аларның өчесе хастаханәдә.

Аларның өчесе хастаханәдә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Минзәләдә сигез бала бассейнда хлор белән агуланган. Өчесе хастахандә, дип яза “Татар-информ”. Күнегүләр вакытында бассейндагы балалар үзләрен начар хис итә. Тренер аларны урамга алып чыга һәм ашыгыч хезмәтне чакыра. Бинаны караганнан соң бассейнда вентиляция системасының төзек булмавы ачыклана. 12-15 яшьлек сигез баланы хастаханәгә китерәләр. Өчесен алып калалар. Әлеге хәл буенча җанять эше ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading