16+

Татарстанның Халык артисты Земфира Досаева вафат

Мәрхүмә Мәскәүдә җирләнәчәк.

Татарстанның Халык артисты Земфира Досаева вафат

Мәрхүмә Мәскәүдә җирләнәчәк.

2 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 85 нче яшендә вафат булган.

Ул тамашачыга Фәүзия (“Әнә килә автомобиль”, Ф.Яруллин), Нина (“Зарыгып көткәнем”, А.Салынский), Галя (“Хыянәтче”, А.Макаенок), Әминә (“Шикәрем син, балым син”,  А.Гыйләҗев), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош”,  А.Гыйләҗев), Мәдинә (“Җәяүле Мәхмүт”,  М.Кәрим), Гайнавал (“Ташкыннар”,  Т.Гыйззәт), Бану (“Хикмәтле доклад”,  К.Тинчурин), Рәсиха ( “Әниемнең ак күлмәге”,  Ш.Хөсәенов), Гөлия ( “Гармун уйный беләсеңме?”,  Т.Миңнуллин), Җиһан (“Аршин мал алан”,  У.Гадҗибәков), Октябрина (“Аты барның – дәрте бар”,  Н.Гаетбай), (Р.Хәмид “Исәнлеккә-саулыкка”,  Мәдинә) рольләре аша таныш.

Мәрхүмә белән хушлашу 4 март көнне Мәскәүдә булачак. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading