16+

Татарстанның йөздән артык волонтеры «Изге Болгар җыены» оештыруга җәлеп ителәчәк

21 майда Татарстанның Спас районындагы «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак. Аны оештыруда республиканың 129 волонтеры катнашачак, алар кунакларга ярдәм итәчәк.

Барлык волонтерлар да татар, инглиз һәм рус телләрен белә һәм һичшиксез укыту уза, аның барышында аларны «Изге Болгар җыены» тарихы, чаралар программасы, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы схемасы, функционалы һәм гадәттән тыш хәлләр очрагына җавап бирү планы белән таныштыралар. Моннан тыш, аларны тәртип кагыйдәләренә өйрәтәләр һәм тышкы кыяфәтләре турында искә төшерәләр.

— «Изге Болгар җыены» волонтерларын үзиреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге базасында әзерлиләр, дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. "Безнең төп максат – кунакчыллык һәм бәйрәм атмосферасы булдыру, - дип ассызыклады ул. - Тәҗрибәле менеджерлар командасы дәртле волонтерлар белән берлектә уңайлы шартлар тудырачагына ышанам.

Волонтерлар кунакларга территориядә югалып калмаска, мәгълүмат белән тәэмин итүгә җавап бирергә, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә ярдәм итәргә һәм кунакларны урнаштыруда ярдәм итәчәк.

Кунаклар арасында волонтерлар табу җиңел – алар брендлы каскалар һәм «Игелекле Татарстан»кызыл манишкалар киеп йөриячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading