16+

Татарстанның бер районында Владимир Жириновский аллеясы барлыкка киләчәк

Татарстанның Биектау районы Биектау авыл җирлеге территориясендә урнашкан коммерцияле булмаган «Светлый Яр» бакча поселогында ЛДПРның мәрхүм лидеры Владимир Жириновский хөрмәтенә аллея барлыкка киләчәк.

Биектау авыл җирлеге башкарма комитетының тиешле Карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Документ торак пунктларны киңәйткәндә барлыкка килгән урамнарга исемнәр бирә. 

Реклама

Владимир Жириновский 2022 елның 6 апрелендә коронавирус нәтиҗәләреннән вафат була. РФ Президенты Владимир Путин аны «Патриот, талантлы һәм гадәти булмаган кеше» дип атады. Сәясәтче Мәскәүдә, Новодевичье зиратында җирләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading