16+

Татарстанның ике районында 34 йорт янын су баскан

Татарстанның ике районында 34 йорт янын су баскан.Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе шундый мәгълүматлар җиткерде.

Татарстанның ике районында 34 йорт янын су баскан.Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе шундый мәгълүматлар җиткерде.

Буа һәм Кайбыч районнарында 34 йорт янындагы территорияләрне су баскан.

Мәсәлән, Буа районында Ямбулат бистәсендә Карлы елгасы янындагы өч территорияне су баскан.

Кайбыч районында Орым елгасы 25 участокны, Бәрле елгасы өч участокны су баскан. Монда шулай ук урынга җирле янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең оператив төркеме дә юл тоткан. Якын арада Татарстанның Нурлат, Яңа Чишмә, Арча һәм Буа районнарының берничә поселогында участокларны су басу көтелә.

Җирлекләрдә тәүлегенә өч тапкыр суның арту дәрәҗәсенә мониторинг уздырылып торачак, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading