16+

Төбәкләрдә курорт җыемы кертелә

Путин төбәкләргә курорт җыемын кертү хокукы бирүне йөкләде.

Путин төбәкләргә курорт җыемын кертү хокукы бирүне йөкләде.

15 декабрьдән Россия төбәкләре курорт җыемын кертү хокукы алырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә тиешле йөкләмә бирде.

Канунны гамәлгә ашыруда Кырымда, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь төбәкләрендә, Санкт-Петербургта һәм Сириус федераль территориясендә кертелгән тәҗрибәне исәпкә алу планлаштырыла.

Июль ахырында Новороссийскта шәһәр Думасы депутатлары курорт җыемы күләмен расладылар дип хәбәр ителә. Туристлар бер кешедән 30 сум түләргә тиеш булачак. Краснодар краеның канун чыгару җыелышы тиешле документны кабул иткән очракта, закон 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Новороссийскка ял итәргә килүчеләр, кунакханәдә, пансионатта, шифаханәдә һәм башка ял итү урынында тукталучылар көненә 30 сум акча түләргә тиеш булалар. Әлеге керем шәһәр инфраструктурасын үстерүгә юнәлдереләчәк.
 Санкт-Петербургта әлеге ысул 4 июльдә эшли башлаган. Биредә кунакханәдә яки хостелда яшәү өчен бер тәүлек эчендә курорт җыемы күләме кешедән 100 сум тәшкил итәчәк. Алынган акчалар уңайлы шартлар тудыруга һәм туристлык тармагын үстерүгә юнәлдереләчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading