16+

Түбән Новгород өлкәсендә бер хатын җылылык челтәре коллекторында бала тапкан

7 февраль көнне Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 38 яшьлек хатын җылылык челтәре коллекторында бала тапкан, дип хәбәр итә Mash телеграм-каналы.

7 февраль көнне Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 38 яшьлек хатын җылылык челтәре коллекторында бала тапкан, дип хәбәр итә Mash телеграм-каналы.

Йөкле хатын ике яшьлек улы белән бергә җылылык челтәре коллекторына керә һәм шунда бала таба. Басма мәгълүматлары буенча, ул анда баскыч ярдәмендә төшкән. Бу вакытта аның гражданлык ире янәшәдә булган. Әти кеше тышта торба өстендә утырып торган. Соңрак ана кеше ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырткан.
Коткаручылар чиратлашып балаларны һәм аларның әниләрен җылылык челтәре коллекторыннан чыгарган һәм җирле перинаталь үзәккә озаткан. Табиблар хатынның хәле тотрыклы, ә баланың сәламәтлегенә берни дә янамый, дип белдергән.

Әти кешене полициягә күрсәтмә бирү өчен китергәннәр. Аның сүзләренә караганда, аларны хатыны һәм баласы белән өйдән куып чыгарганнар. Ни өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгәннәрен ул хәбәр итмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading