16+

Тиеннәргә һәм кошлар нәрсә ашатырга?

Салкыннарда кошлар турында да онытмаска кирәк, чөнки кыш көне аларга азык табу авыр.

Салкыннарда кошлар турында да онытмаска кирәк, чөнки кыш көне аларга азык табу авыр.

Әмма кулга нәрсә эләкте, шуны биррегә ярамый, дип кисәтә белгечләр. 

Елның салкын вакытында кошларга калорияле ризык – тозсыз туңмай һәм маргарин кирәк икән. Тозсыз майны песнәкләр һәм чыпчыклар бик теләп ашыйлар. Мондый «пирог»ларны яшелчәләрдән бушаган челтәр сеткаларга салып элегез, дип киңәш итә Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  хезмәткәрләре.

Кышлаучы кошларны кыздырылмаган орлыклар, чистартылмаган тары бөртекләре, ярдырган солы ярмасы, киптерелгән миләш, ак ипи валчыклары белән тукландырырга мөмкин. Моннан тыш, ит, имән чикләвеге, дүләнә һәм бодай бирергә мөмкин. Арыш ипие, тозлы һәм кыздырылган ризыклар белән тукландыру тыела.

Тиеннәргә кыздырылмаган орлыклар, чикләвекләр (әстерхан, кедр, фундук), кипкән җиләк-җимеш, тозсыз туңмай белән сыйларга, бал сылаган печенье яки аз гына майлы ит фаршы һәм эремчек салырга була. Барлык ризыкларның да тозсыз булуы, шикәр яки башка хуш исле һәм тәмләткеч өстәмәләр булмавы мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading