16+

Тикшерү объекты – автобуслар

Татарстанда автобусларны тикшерә башлаганнар. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, даими һәм заказ буенча эшли торган муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларга чыгучы автобуслар тикшерелә.

Төп игътибар машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимнарының төгәл үтәлешенә биреләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны ташу кагыйдәләрен үтәмәгән барлык кешеләрне дә ачыкларга да өметләнә. Шулай ук транспортны документларсыз йөрткән, техник төгәлсезлекләре булган автобус белән маршрутка чыгу очраклары да тикшерәләчәк. Моннан тыш, штрафларын вакытында түләп бармаган автобус йөртүчеләре белән дә сөйләшергә планлаштыралар.  

Җитешсезлекләр табылган очракта, транспорт чарасын куллану тыелачак. Министрлык мәгълүматларына караганда, ел башыннан Казанда җәмәгать транспорты шоферларының юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан авариялар саны – 22 процентка, ә зыян күрүчеләр саны 30 процентка арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading