Омскида полиция һәм коткаручылар педофилиядә шикләнелүче ирне агачтан төшерергә туры килгән. Шулай итеп, ул качып котылмакчы булган. 38 яшьлек Роман Щукин үги кызын көчләүдә гаепләнә. Кызга 15 яшь, хәзер ул хастаханәдә авыр хәлдә.
Тикшерү версиясе буенча, 38 яшьлек Романа Щукин, төне буе 15 яшьлек кызын көчләгән. Баланы мыскыл иткәннән соң, өйдән чыгып киткән. Бу хакта кыз апасына сөйләгән, тегесе әнисенә шалтыраткан һәм полиция чакырткан. Щукинны тоткарлар өчен урынга полицейскийлар килгәч, ул алардан качып агачка менгән.
Щукин полицейскийларның аска төшү турындагы үгетләүләрен тыңламыйча урынында утыра биргән, шуңа күрә аны агачтан төшерү өчен коткаручыларны чакырганнар. Ир-атны төшергәч, аның үз-үзен белештермәс хәлдә булуы аңлашыла. Күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә алып килгәч тә, аннан җавап ишетми хокук сакчылары.
Тикшерүдән соң Роман Щукинның урлашу өчен сигез тапкыр хөкем ителүе билгеле булган. Күршеләре сүзләренчә, гражданлык никахы белән яшәүче хатыны янына ул моннан алты ел элек урнашкан, эштән чыгарылганчы литейщик булып эшләгән. Иренең наркотиклар һәм алкогольгә бәйлелеге турында хатынның өлкән кызы сүзләренчә, әнисе белгән. Щукин үз-үзен белештермәс хәлдә булгалагач, хатын аны өеннән куып чыгара, ләкин соңрак яңадан гафу итә.
«Ул кичә кич аек килеш килде, әни төнге сменага эшкә киткәндә, ул адекват хәлдә иде, әни аңа сигарет сатып алды һәм эшкә китте. Мин әнигә күп тапкырлар әйттем, аны куып чыгар, дип"., дип сөйләгән НТВ журналистларына зыян күргән кызның бер туган апасы.
Тикшерүчеләр ир-ат тыелган матдәләрне бик күптәннән куллана дип фаразлый. Полиция бүлегендә ул берничек тә аңына килә алмаган һәм аякларында көчкә басып торган. Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Лариса Болдинова сүзләренчә, «Тикшерүчеләр аны сак астына алу турында судка мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләрдән һәм шаһитлардан сорау алына".
Укучыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр, барлык мыскыллаулардан соң аңа операция кирәк булган. Ул реанимациядә, аның сәламәтлеген табиблар күзәтә. Алар тикшерүчеләргә аның белән сөйләшергә рөхсәт иткәннәр инде. Күрсәтмәләр Щукинга карата кузгатылган җинаять эшенә беркетеләчәк. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ләкин хокук саклаучылар кызның әнисе белән дә тагын бер тапкыр сөйләшергә ниятли. Иренең шундый юлда йөрүен, элек хөкем ителгән кеше икәнен белеп тә, кызын шундый кеше белән ялгызы гына калдыруы хокук сакчыларында бихисап сораулар тудыра.
Комментарийлар