16+

Калинин урамында машина бәрдергән ир хастаханәдә үлгән

20 яшьлек егет идарәсендәге "Kia" автомобиле әтисе белән бергә зебра буенча юлны узучы баланы бәрдереп китә.

20 яшьлек егет идарәсендәге "Kia" автомобиле әтисе белән бергә зебра буенча юлны узучы баланы бәрдереп китә.

ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, һәлакәт урыныннан ирне 7 нче шәһәр хастаханәсенә, ә баланы - ДРКБга озатканнар. Ир-атның башы һәм муенында төрле җәрәхәтләр булган, хәле бик авыр дип исәпләнгән.

7 яшьлек бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, аның хәле уртача авырлыктагы дип бәяләнә.

Реклама

41 яшьлек ир-ат аңына килә алмыйча соңрак хастаханәдә вафат булган. Хәзерге вакытта авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, һәлакәт шартлары ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading