16+

Тәрәзәдән егылып төшкән сабый хастаханәдә үлгән

Табиблар бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән баланы коткарып кала алмаган.

Табиблар бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән баланы коткарып кала алмаган.

Чаллыда ГЭС бистәсенең бер йортында фаҗига килеп чыга. Бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән бер яшьлек кызчык егылып төшкән. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр. 

«Табиблар аның тормышы өчен көрәште, ләкин коткарып калып булмады», – дип хәбәр иттеләр Чаллының сәламәтлек саклау идарәсендә. Фаҗига вакытында кызчык 10 яшьлек абыйсы белән бер бүлмәдә була. Караучысыз калган бала тәрәзә төбенә менә һәм егылып төшә. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, йокыга киткән әти-әнисе икенче бүлмәдә булган. 
 Шәһәр прокуратурасы тикшерү башлап җибәргән. Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading