16+

Туган көнен үткәрәсе урында аны бүген җирлиләр...

Декабрь уртасында аларның туе булырга тиеш иде, ди якыннары.

Декабрь уртасында аларның туе булырга тиеш иде, ди якыннары.

25 ноябрь кичендә Мәчетле районында Кропачево – Мәсәгуть – Әчет трассасында кеше үлеменә китергән авария теркәлә. 20 яшьлек Кристина исемле кыз егете белән Бобин авылында яшәгән туганнарына кунакка барган. Тик кинәт алар утырган ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы якка килеп чыга. Ә аннан зур йөк машинасы хәрәкәт итә... Бу турыда "КП-Уфа" басмасы хәбәр итә. 

14нче модельлы машина зур йөк машинасы белән кара-каршы килеп бәрелешә. Лададан тимер өеме генә кала. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, машина йөртүче егетне хәвефсезлек каешы коткара, ә Кристина авыр тән җәрәхәтләре ала. Бәрелү нәкь менә ул утырган урынга туры килә.

20 яшьлек Денис әллә ни зыян күрми, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарып җибәрәләр. Ә менә Кристина реанимациядә җан бирә.

Иң аянычлысы, кыз 27 ноябрьдә туган көнен үткәрергә тиеш була. Егете белән күптәннән аралашалар, өйләнешергә әзерләнгән булалар. Туйлары 15 декабрьгә билгеләнгән була. Тантанага әзерләнеп, матур планнар корып йөргән чакта авария кызның гомерен өзә... 28 ноябрь көнне кызны туган авылында җирлиләр. Тыуған көнөн үткәрәһе урынға уны бөгөн ерләйҙәр...

Кышкы чорда имин йөрү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм игътибарлы булырга кирәк шул. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах сабырлык бирсен эти --энисенэ

    Мөһим

    loading