Ат каршысына очраган машинадан курыккан.
Тукай районында бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. 17 яшьлек кыз атта барганда, каршысына КАМАЗ машинасы очраган. Ат куркып, кызны өстеннән алып ташлаган.
Машина йөртүче 39 яшьлек ир сүзләренчә, ул үз полосасыннан хәрәкәт итә торган булган һәм тизлекне арттырмаган. Каршысына атка атланган кеше килүен дә күргән. Ат, көтмәгәндә өстендәге кешене алып аткан. Машина йөртүче КАМАЗны туктатып өлгермәгән һәм кызны таптаган, дип яза "Татар-информ".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар