Татарстаннан сержант Ленар Гәрәев Украинада махсус операция вакытында һәлак булган.
Аны Әгерҗе районында туган авылында җирләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Аның ничек үлүе турында хәбәр ителми. Сержантка 32 яшь булган. Ул 1989 елның 4 ноябрендә Әгерҗе районының Тәбәрле авылында туган.
2007 елның декабрендә Гәрәев хәрби хезмәткә алына. Ике елдан соң ул контракт төзи һәм кинология хезмәте инструкторы-методисты вазифасында хезмәт итә. Ике тапкыр аны Төньяк Кавказ регионына хәрби бурычлар үтәргә җибәрәләр.
Сержант белән хушлашу мәрасимендә Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Чыганак
Комментарийлар