Укытучыларга йөкләнеш арта бара
Россиядә укытучыларга йөкләнеш артуы күзәтелә һәм укучылар саны күбәюе белән бәйле рәвештә ул алга таба да үсүен дәвам итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә укытучыларга йөкләнеш артуы күзәтелә һәм укучылар саны күбәюе белән бәйле рәвештә ул алга таба да үсүен дәвам итәчәк.
Әлеге проблеманы хәл итү өчен өстәмә финанслар җәлеп итү кирәк булачак, дип белдергәннәр РАНХиГС матбугат хезмәтендә.
Президент академиясенең өзлексез белем бирү икътисады үзәге тикшеренүе күрсәткәнчә, 2016 елдан 2023 елга кадәр чорда мәктәп укучылары саны арту (+18,3%) сыйныфлар санының (+8,7%) һәм укытучылар санының (+0,1%) тиешле үсеше белән компенсацияләнмәгән.
Укытучыларга йөкләнешнең артуы педагог һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
“2025 елга кадәр укучылар саны ишәюе фаразлана. Бу сәбәпле, укытучыларга һәм инфраструктурага йөкләнеш тә артачак. Сыйныфлар санын арттыру кирәк булачак, димәк, сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләүләргә дә, белем бирү шартларын камилләштерүгә дә өстәмә финансларга ихтыяҗ туачак”, - диелә тикшеренүдә.
2025 елдан соң гомумбелем бирү системасына демографик йөкләнеш кимиячәк, әмма аерым территорияләрдә йөкләнешнең артуы дәвам итүен дә исәпкә алырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар