16+

Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча бирелә

Министрлар Кабинеты герой-аналарга түләүләр өчен 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.

Министрлар Кабинеты герой-аналарга түләүләр өчен 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.

Россия Хөкүмәте "Ата-ана даны" ордены белән бүләкләнгән герой-аналарга һәм ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә өстәмә рәвештә 30 млн сумнан артык акча җибәрәчәк. Тиешле боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.
"Министрлар Кабинетының резерв фондыннан герой-аналарга, шулай ук "Ата-ана даны" ордены яки әлеге орден медале белән бүләкләнгән Ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләр түләүгә өстәмә рәвештә 30 млн сумнан артык акча җибәреләчәк. Мондый боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады", - диелә хәбәрдә.
Карар мондый түләүләрне алучылар саны арту сәбәпле кабул ителгән. Бүлеп бирелгән акчалардан 20 млн сум герой-аналарны акчалата бүләкләүгә, 5,5 млн сум - "Ата - ана даны" ордены белән бүләкләнгәннәргә, 5,2 млн сум - әлеге орден медале белән бүләкләнгәннәргә китәчәк.

"Исегезгә төшерәбез,  Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.

Бу исемгә лаек булучылар аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.

«10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, Россия Федерациясе гражданины булган анага «Герой-ана» исемен гамәлгә кертергә», – диелә карарда.

«Ата-ана даны» дәүләт бүләге исә, 2010 елдан башлап, дүрт һәм аннан да күбрәк балаларын яки уллыкка алынган балаларын тәрбияләүче ата-аналарга гаилә институтын ныгытуда катнашулары өчен бирелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading