Күршеләр балага азык-төлекне тәрәзә аша бирә. Ләкин икенче көнне, якшәмбе, баланың анасы һаман кайтмагач, күршеләре полиция чакыра. Участок полиция хезмәткәре килә.
Соңрак ачыкланганча, берничә ел элек бу хатынның ире вафат була, тол хатын берничә көнгә кәеф-сафа корырга чыгып китә башлый. Ул чакта баланы бабасы тәрбияләп тора. Бер ел элек бабай да вафат була. Шуннан соң баланы караучы калмый.
Бу хатын улының өйдә ялгыз гына утыруын, аның ачкычлары булмавын белә, аның ашарына «берничә көнлек калдырдым», ди. Имеш үзе бу көннәрдә авырган, башы әйләнгән, шуңа өйгә кайтмаган. Ул баласын яратуын әйтә, малайны ялгызын калдыруының сәбәбен дә аңлата алмый, баласыннан баш тартырга да җыенмый. Малайның атасы да бар, тик алар күптән аралашмый, диелә бу хәбәрдә.
Комментарийлар