Шәмәрдановлар авыл халкына бик рәхмәтле. Янгынны сүндерергә булышкан өчен. Хәтта күрше-тирә авыллардан да киләләр.
Кичә төнге сәгать 11дә Арча районы Шура авылында янгын чыга. Авыл мулласы Илдар Шәмәрдановның йорты, каралты-курасы, мунчасы тулысынча янып бетә. Күрше йортның мунчасы, лапасы, янәшәдәге өченче йорт шулай ук яна. Янгын П хәрефен хәтерләтте, диләр. Зыян күргән янәшәдәге ике йорт буш торган була.
Шәмәрдановлар авыл халкына бик рәхмәтле. Янгынны сүндерергә булышкан өчен. Хәтта күрше-тирә авыллардан да киләләр.
Бүген зыян күрүчеләр янына район башлыгы Илшат Нуриев та килә. Һыян күрүчеләр янында булганнан соң, авылда янгынчыларга су алу мөмкинлеге бармы, юкмы - бу мәсьәлә белән дә кызыксына, дип яза "Арча хәбәрләре" .
Шундый ук хәбәр Арча мөхтәсибәтенең инстаграмындагы аккаунтында да барлыкка килә. "Ут авылның хөрмәтле кешесе - Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Йорт, каралты-кура, янгын сүндерүчеләрнең һәм авыл халкының үзләрен аямыйча көрәшкәннәренә карамастан, көлгә әйләнде. Аллаһ ризалыгы өчен, бу гаиләгә ярдәм итик. Аллаһы Тәгалә безне үзенең ярдәменнән ташламасын, җиңеллеген бирсен ?
Илдар хәзрәтнең телефон номеры Сбербанк картасына тоташкан: 89179106849.
Комментарийлар