16+

"Утырткан зәңгәр чыршыларыгызны Сөләйман чыршылары дип йөртербез": танылган журналист Сөләйман Нәҗмиев вафат

Соңгы елларда ул Лаеш районының Сокуры мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан икән.

Соңгы елларда ул Лаеш районының Сокуры мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан икән.

Танылган журналист, мөгаллим Сөләйман Нәҗмиев вафат булган. Бу хакта үзенең инстаграм битендә Сокуры мәктәбе директоры Гөлнур Габдуллина хәбәр итте.

"Урыныгыз җәннәттә булсын, Сөләйман Фирдаусович! Утырткан зәңгәр чыршыларыгызны Сөләйман чыршылары дип йөртербез инде. Кылган изгелекләрегез санап бетергесез. Якыннарыгызга Алла сабырлык бирсен", дип язган мәктәп директоры.

Сөләйман Нәҗмиев телевидениеда, газета-журналларда авыл, милли көрәш темаларына тапшырулар эшләде, язмалар әзерләде. Соңгы елларда ул Лаеш районының Сокуры мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан икән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading