16+

Узган тәүлектә Казанда яшәүче 48 кеше коронавирус белән чирләп киткән

Татарстанда 4 февральгә 83 коронавирус очрагын ачыклаганнар. 25 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда 4 февральгә 83 коронавирус очрагын ачыклаганнар. 25 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да элемтә аша. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Егерме биш кеше хастаханәгә озатылды, 58 өйдә дәвалану ала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр - 28 кеше.
География:
1.    Казан - 48
2.    Яр Чаллы - 7
3.    Азнакай - 2
4.    Аксубай районы - 1
5.    Алексеевск - 2
6.    Әлки районы - 3
7.    Апас - 2
8.    Буа - 1
9.    Биектау - 2
10.    Алабуга - 1
11.    Зәй - 1
12.    Яшел Үзән - 3
13.    Лениногорск - 1
14.    Түбән Кама - 4
15.    Нурлат - 3
16.    Тукай - 2

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading