16+

"УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар": Гәрәй Рәхим нәрсәдән үлгән?

Гәрәй Рәхим белән хушлашу иртәгә булачак.

Гәрәй Рәхим белән хушлашу иртәгә булачак.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган.

«Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ул.

Реклама

Диләрә ханым сүзләренчә, Гәрәй Рәхим бүген иртән вафат булган, хушлашу иртәгә булачак. «Әлегә вакытын әйтә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.

Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading