16+

Вакытыннан алда пенсиягә чыгып булган һөнәрләр исемлеген киңәйтергә сорыйлар. Кемнәрне?

Министрлар Кабинетыннан вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган мәгариф өлкәсендәге һөнәрләр исемлеген киңәйтергә сорыйлар.

Министрлар Кабинетыннан вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган мәгариф өлкәсендәге һөнәрләр исемлеген киңәйтергә сорыйлар.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова Михаил Мишустинга шундый мөрәҗәгать белән чыккан. "Профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы булган вазифалар исемлеген киңәйтү турындагы мәсьәләне эшләүне йөкләргә сорыйм", – диелә "Известия" карамагында булган документта.

Дәүләт Думасында аңа гомуми белем бирү учреждениеләренең социаль педагогларын, директорларны (начальникларны, мөдирләрне), аларның урынбасарларын, педагог-психологларны, шулай ук физик культура буенча инструкторларны кертергә тәкъдим итәләр.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading