16+

Вандалларны тоткарлаганнар

Татарстанда татар язучыларының бюстларын пычратып, рәсем ясаган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Татарстанда татар язучыларының бюстларын пычратып, рәсем ясаган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Чистайда "Хәзинә" скверында татар язучылары бюстларын буяган яшүсмерләрне тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, шикләнелүчеләр өч яшүсмер булган, аларның икесе полициядә исәптә тора. Алар үз гаебен таныган.

Хәзер "Вандализм" маддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading