16+

Вьетнамда коронавирусның тагын да авыррагы ачыкланган

Вьетнамның Дананг шәһәрендә коронавирус инфекциясенең яңа төре тарала башлаган, дип яза “РИА Новости”.

Вьетнамда коронавирусның тагын да авыррагы ачыкланган

Вьетнамның Дананг шәһәрендә коронавирус инфекциясенең яңа төре тарала башлаган, дип яза “РИА Новости”.

COVID-19 белән чагыштырганда, аның SARS-CoV-2 төре күпкә куркынычрак икәнлеге ачыкланган. Данангда инфекция таралу хакында 27 июльдә игълан ителгән. Кичә бу авыруны йоктыруның 4 очрагы теркәлгән булган. Вирус йоктыручыларның 2 се ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. 

Хәзерге вакытта шәһәр карантинга ябылган. 

Гомумән алганда, Вьетнамда коронавирус йоктыруның 431 очрагы теркәлгән. Барлыгы 430 мең тест ясалган, 12 мең кеше карантинда утырган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading