22 июль көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Скопировать ссылку
22 июль көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Бәйрәм иртәнге 10да башланачак. Бу вакытта Татарстан һәм Пенза өлкәсе милли утарлары белән танышып булачак. Алар кичке 5кә кадәр эшли. Балалар Сабан туе аерым мәйданчыкта оештырылачак. Шулай ук көн дәвамында күргәзмәләр карарга, кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин.
Комментарийлар