Йөкләмә 10 декабрьгә кадәр тормышка ашырылырга тиеш.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә омикрон штаммы белән көрәш планын 7 декабрьгә кадәр булдырырга йөкләмә бирде. Көрәшкә казнадан өстәмә акчаларны 10 декабрьгә кадәр бүлеп бирергә тиеш булалар.
Губернаторларга 15 декабрьгә кадәр төбәкләрдә коронавирусның яңа штаммы белән көрәш чараларын планлаштырырга тәкъдим ителгән.
0
Комментарийлар