16+

Владимир Путинга сорауларыгызны җибәрә аласыз

Россия Президенты Владимир Путин 30 июньдә ил халкы белән традицион туры элемтә үткәрәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин 30 июньдә ил халкы белән традицион туры элемтә үткәрәчәк.

Программа эфирга көндезге сәгать 12дә чыгачак. Тапшыруны «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» кебек телеканаллар, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы» кебек радиостанцияләр трансляцияләчәк. Россия Президентына сорауны «Москва – Путину» махсус мобиль кушымтасы аша бирергә мөмкин. Шулай ук сораулар программаның moskva-putinu.ru һәм москва-путину.рф сайтлары һәм 0-40-40 номерына SMS- яки МMS-хәбәр һәм 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча кабул ителә.

«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да сораулар җибәреп була (программаның рәсми төркемнәре – vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu). Оештыручылар сорауларны 30 июньдә программа тәмамланганчы кабул итә. Узган елда Владимир Путин белән туры элемтә Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле үткәрелмәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading