16+

Халык уеннары, милли ашлар һәм матурлык бәйгесе: Казанда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү көне билгеле булды

Казанда 23 мартта Камал театры янында Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

Казанда 23 мартта Камал театры янында Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

Төп сәхнәдә республика халыклары ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары чыгыш ясаячак.

Казанда 23 мартта язның килүенә багышланган Нәүрүз - төрки бәйрәм билгеләп үтеләчәк. Галиәсгар Камал исемендәге театр мәйданында төрле мәйданчыклар, шул исәптән интерактив мәйданчыклар да эшләячәк. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төп сәхнәдә республиканың милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары чыгыш ясаячак. Әлбәттә, бәйрәмнең иң төп тәмле өлеше — ул пылау һәм шашлык, алардан шунда ук авыз итәргә мөмкин булачак. Татлы ризыклардан милли бәлешләр тәкъдим ителәчәк.

Уеннар һәм күңел ачулардан тыш, Камал театры янындагы бәйрәмдә «Нәүрүз Гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә дә катнашырга мөмкин булачак.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading