2023 елда хатын-кызларның уртача хезмәт хакы 56 мең сум тәшкил иткән, ир-атларныкы 84 мең тирәсе булган.
Абсолют саннарда аерма якынча 28 мең сум тәшкил итә. FinExpertiza тикшеренүе Росстат мәгълүматлары нигезендә шундый нәтиҗә ясаган.
20 еллык күзәтү дәверендә хатын-кызларның хезмәт хакы тотрыклы рәвештә ирләрнекеннән калыша. Әмма керемнәрдә 33 процент күләмендәге гендерлык аермасы соңгы 11 ел эчендә максималь дәрәҗәдә. Ир-атлар һәм хатын-кызларның хезмәт хаклары арасында иң зур аерма мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә теркәлгән. Анда хатын-кызларның хезмәт хаклары ир-атларныкыннан 37 процентка кимрәк.
Россиядә бу проблема хакимият вәкилләрен дә борчый - узган ел башында 2023-2030-нчы елларда хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эш итү илкүләм стратегиясе расланды.
Комментарийлар