Коену сезоны башланганнан бирле, Татарстанда суда 70 фаҗига булган, аларда 57 кеше батып үлгән. Шул ук вакытта аларның 8е – балалар, дип хәбәр иттеләр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
«Бу чорда суда батучы 50 кеше, шул исәптән 3 бала коткарылды», – диелә хәбәрдә.
7 август көнне Мамадышта Нагорный урамы тирәсендә Нократ елгасында ир-ат баткан. Бу хактагы хәбәр 16.30 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номеры аша кергән. Фаҗига урынына 5нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм яр буеннан ун метр ераклыкта 34 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, салмыш хәлдәге ир-ат җиһазландырылмаган урында коенган.![С начала лета в Татарстане утонули 57 человек](https://tatarstan24.tv/resize/shd/images/uploads/news/2022/8/8/6f02037a44e8edf98947a8ae1b4aac00.jpg)
Фото: ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте
Комментарийлар