Балага нибары 45 көн булган.
3 октябрьдә Яр Чаллының Яңа шәһәре комплексында яшәүче гаиләдә фаҗига килеп чыккан. Яшь хатын үзе янына сабыен йокларга яткызган, ә иртән уянгач, аны үле килеш тапкан.
4 октябрь көнне суд-медэкспертиза үткәрелгән. Баланың үлеменә китергән сәбәпләр төгәл бер айдан соң гына билгеле булачак.
"Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарийлар