16+

Яңа закон: билеты булмаган балаларны автобустан төшереп калдыру тыела

Бу яңалык балигъ булмаган баланы олы кеше озатып барган очракка кагылмый.

Яңа закон: билеты булмаган балаларны автобустан төшереп калдыру тыела

Бу яңалык балигъ булмаган баланы олы кеше озатып барган очракка кагылмый.

Россия Президенты Владимир Путин җәмәгать транспорты контролерларына билетсыз һәм үзе генә булган 16 яшькә кадәрге баланы төшереп калдыруны тыя торган законны имзалады. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Хәзер билет булмаган очракта якындагы тукталышта төшеп калу таләбе 16 яше тулмаган, һәм үзе генә булган балигъ булмаган балаларга кагылмый, диелә Дәүләт хокук идарәсе белешмәсендә.

Бу яңалык балигъ булмаган баланы олы кеше озатып барган очракка кагылмый. Шулай итеп, балигъ булмаган бала өчен билет бәясен түләүдән баш тарткан очракта, бала да, аны озатып баручы кеше дә якындагы тукталышта төшеп калырга тиеш була.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading